Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә көмеш юбилярларны котлау тантанасы

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

2016 елның 5 октябрь көнендә Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең төп залында көмеш туйларын каршы алган гаиләләрне котлау тантанасы узды.

Владимир һәм Светлана Симоновлар, Лариса һәм Виктор Бухановлар нәкъ 25 ел элек Түбән Кама никахлашу сараенда никахларын рәсми рәвештә терки.

Никахлашу сарае белгечләре юбилярларны шатлыклы һәм әһәмиятле гомер бәйрәмнәре белән котлады. Ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, җан тынычлыгы һәм гаилә иминлеге теләп, ГХАТ идарәсе Хөрмәт акты һәм Айдар Рәис улы Метшиннан котлау сүзләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International