Бөтенрәссәй “Ел гаиләсе” дип исемләнгән конкурсының республика этапын узган биш гаилә арасында Түбән Кама шәһәрендә тормыш итүче Гәйнемөһәммәтовлар гаиләсе дә бар.
Әлеге конкурс гаилә абруен үстерү, гаилә кыймәтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен күтәрү, җаваплы ата-аналык, талантлы гаиләләр табу максатын тота.
Конкурс биш номинациядән тора: “Яшь гаилә”, “Күп балалы гаилә”, “Алтын гаилә”, “Авыл гаиләсе” һәм “ Гореф-гадәтләрне саклаучы гайлә”.
Түбән Кама гаиләсе Татарстанны “ Алтын гаилә” наминациясендә яклаячак. Гәйнемөһәммәтовлар әлбәттә элеге бәйгедә катнашырга лаеклы. Гаиләдәге атмосфера: мәхәббәт, гармония, иҗади энергия белән тулы. Флер Бикмөһәммәтович һәм аның тормыш иптәше Рәзинә Фатыйх кызы балалары Ирек һәм Иркәдә кечкенәдән үк сәнгатькә мәхәббәт уятканнар.
Гәйнемөһәммәтовлар династиясе – Бөтенрәссәй һәм республика конкурслары лауреаты. Түбән Кама шәһәренең тарихындагы беренче вокаль – инструменталь татар гаилә ансамбле.