Түбән Кама ГХАТ идарәсе “ Наше время - Безнең заман” республика телевизион фестивальнең зональ турының җиңүчеләре арасында

2016 елның 8 октябре, шимбә

     2016 елның 7-8 октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә ел саен Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла торган IV “Наше время – Безнең заман” ачык республика телевизион иҗат фестивале узды.

    Фестивальда катнашучылар: “ Хореаграфия”, “ Дан минуты”, “Вокал-соло” һәм “Ансамбль” сыман номинацияләрдә көч сынашты.

     Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгече Алсу Вагыйзова үзе язган “Мин яратам аны” шигыре белән “Дан минуты” номинациясендә икенче урын алды һәм 10-11 ноябрьдә Казан шәһәрендә узачак гала-концертка чакыру алды.

     Исегезгә төшерәбез, иҗади фестиваль 2013 елдан республика оешмаларында һәм предприятияләрендә эшләүче яшь кешеләр арасында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International