2016 елның тугыз аенда районыбызда 301 бала якты дөньяга аваз салган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31 балага кимрәк. Туучы малайлар һәм кызлар бер тирә: 151 малай һәм 150 кыз дөньяга килгән.
Районда млайларга кушыла торган иң популяр исем – Кәрим (5 бала), Самат (4 бала), Самир (4 бала), Артем ( 3 бала), Кирилл (3 бала). Кыз балага кушыла торган иң популяр исем – Ясминә. 2016 елның тугаз аенда 7 балага элеге исем кушылган. Шулай ук Азалия (5 бала), Валерия (5 бала), Заринә (5 бала), София (5 бала) исемнәре күбрәк кушыла икән.
Өйләнешүчеләргә килгәндә, 152 пар үзләренен гаилә җепләре белән бәйләнгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 8 парга кимрәк. 10 пар чит ил кешесе белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән.
Районда узган ел белән чагыштырганда аерылушычылар саны кимегән Ул сан быенл 94не тәшкил итә. Узган ел бу күрсәткеч 101 булган.
Кызганычка каршы, районда үлүчеләр саны әле һаман да туучылар саныныңан күбрәк булып кала бирә. 2016 елның тугыз аенда 409 райондашыбыз белән хушлашканбыз. Әлеге сан үзган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 6 кешегә кимрәк. Узган ел белән чагыштырганда, быел үлүчеләр арасында хатын-кызлар кәбрәк (213 хатын –кыз, 196 ират).