2016 елның 8 октябрендә, Өлкәннәр Декадасы кысаларында, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Әхәт улы Равгат һәм Дмитрий кызы Анна Саматовларны гаилә тормышының "бриллиант" юбилее белән ихластан тәбрик иттеләр.
Юбилярлар алтмыш ел кулга кул тотышып гомер иткәннәр, ике лаеклы бала, өч оныкны тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер өч оныкчыкларын тәрбияләргә булышалар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова гаилә тормышы юбилярларын җылы сүзләр белән котлады, мәхәббәт һәм тугрылыкны саклый алганнары өчен Яшел Үзән районы Башлыгы А. В. Тыгин тарафыннан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.