Өлкәннәр декадасы –игелек һәм хөрмәт чоры.

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Без бүген өлкәннәр ункөнлегендә, бик күп тәҗрибә туплагаң, зур ихтирамга лаеклы, яраткан картларыбызны хөрмәтлибез.Бәйрәм –буыннар бердәмлеге, төрле чорлар элемтәсе билгесе. Бу уңайдан Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда бик үзенчәлекле экскурсия-лекция узды.  Чарага "Ышаныч" социаль хезмәт күрсәтү үзәге актив өлкәннәре чакырылды. Экскурсияне ГХАТ Идарәсе башлыгы Р. Г. Зарипова үткәрде. Кунакларны иң кызыксындырганы ГХАТ архивы эше булыпчыкты. Бәйрәм котлаулар, гармунга кушылып җырлаулар, чәй эчу белән тәмамланды! Бу көн барыбызның да күңелләребездә матур истәлек булып калды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International