Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.
5 октябрь көнне Сарман район мәдәният йортында «Гаиләм – җылы бишегем, гаиләм - җылы оям» дип исемләнгән фестивальнең гала-концерты үтте. Анда районыбызның иң талантлы гаиләләре катнашты. Фестивальнең максаты - гаилә традицияләрен саклап калу. Сайлап алу турлары Сарман районының 4 авыл клубында үтте. Алар арасыннан 20 гаилә гала-концертта үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: дуэт белән җырладылар, халык биюләрен биеделәр, шигырьләр укыдылар һәм үзләренең кул эшләрен күрсәттеләр. Гөлчәчәк Валишина гаиләләрне чын күңелдән котлады һәм аларның яшь буынга үрнәк булганнары өчен рәхмәт белдерде.