Азнакай шәһәре ЗАГС бүлегендә 500 бала булып Якупов Данияр Динар улы теркәлде.

2016 елның 7 октябре, җомга

Ул Динар Дамир улы белән Регина Сафуан кызының беренче баласы. Бу истәлекле көн белән аларны котларга дип Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев Рашат улы, коллектив вәкилләре, туганнары һәм якыннары килде. Әлеге гаилә адресына бик күп котлаулар һәм җылы теләкләр яңгырады. Ата-аналарга улларының беренче документы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International