“Олылар көнен” билгеләп үтү кысаларында, Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә “Әбиемнең сурәте” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелә. Монда шәһәребезнең 7 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең әби-бабаларының сурәтләрен ясап килгән.
Җирдә иң газиз һәм иң якын кешеләрнең берсе - ул безнең дәү әниебез. Игелекле җаннары өчен мең рәхмәт аларга.