2016 елның 07 октябрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы биш гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Кама” исемендәге коммерция банк җитәкчесе Рамил Гыймулла улы Гыйсматуллин катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек, теләде.