Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 07 октябрь көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.
Артур һәм Гүзәл Аппаковлар гаиләләрендә туган малайларына матур “Аман” исеме сайлаганнар.
Аман исеме – матур исем, араб теленнән тәрҗемә иткәндә “Сау-сәләмәт”, “тынычлык”, “иминлек” дигәнне аңлата.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әтигә малайларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.