Гаилә - ГХАТ идарәсендә туа дип әйтергә була,аннары ул балалар белән тулылана. Чөнки бала туу – һәрвакыт шатлык, ә әгәр алар дөньяга берьюлы икәү килсә – бу икеләтә шатлык.
06 октябрь 2016 елда Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә берьюлы ике пар игезәк теркәлде. Муртаков Дмитрий һәм Наталья гаиләсендә Станислав һәм Владислав, Мустафина Светлананың - Кирилл һәм Данил исемле малайлары туды.
ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре әти-әниләрен котлап,нәниләренең сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен теләделәр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда, Әлмәт шәһәрендә 24 пар игезәк дөньяга килгән . Гаиләдә бала туу иң әһәмиятле вакыйга –бу бөек алладан килгән сәләт!