60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән?

2016 елның 30 сентябре, җомга

Һәр гаиләнең үз юлы, үз шатлыклары, көенечләре, үз тарихы бар. Кариле авылында гомер кичерүче Фәния апа белән Мәгъсүм абый Ильясовларның бергә гомер итүләренә 2016 елның 4 сентябрендә 60 ел тулган. 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен,  аларга балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый.  Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши беләләр. Иң ышанычлы урыныбыз, безне көтеп торган җиребез–ул безнең туган йортыбыз. ... Авыр минутларда бер-берсенә кирәк, терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, җан җылысы тоеп 60 ел гомер итүче Мәгъсүм Ильяс улы һәм Фәния Лотфулла кызы Ильясовлар бүгенге көндә безнең барыбыз өчендә күркәм өлге булып торалар.

Еллар авыр дип тормыйча, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, мәхәббәтле 3 бала үстергәннәр. Алар барысыда бүгенге көндә районыбызның җаваплы урыннарда хезмәт куялар.

 Ильясовларның гомере бушка узмады: авыл халкы арасында зур ихтирамнары, данлы абруйлары бар. Аларның исәнлегенә шатланып яшәүче балалары, 7 оныклары, 1 оныкчыклары үсә. Картлар исәнлектә, тигезлектә, балалар бәхетенә куанып яшиләр. Үзләренең яшьлегенә туры килгән авыр сугыш еллары беркайчан да кабатланмасын, без күргәнне балаларга күрергә язмасын дигән теләк белән яшиләр алар.

Юбилярларны Өлкәннәр көне уңаеннан Норма авыл җирлеге башлыга Тимур Гатауллин өйләренә барып матур итеп котлады, җылы теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткереп истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International