Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алтын юбилярларны котлау тантанасы узды. Мәүлетдиновлар инде ярты гасыр кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Һәм әле һаман да бер-берсенә карата җылы карашта, ягымлы мөгамәләдә.
Кадерле юбилярларыбыз Гарәфетдин Хәләфетдинович белән Лилия Әхмәдулловнага ныклы сәламәтлек, якыннарының җылылыгын һәм озын гомер телибез.