Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында өлкәннәр көне үтте

2016 елның 2 октябре, якшәмбе

     2016 елның 2 октябрендә Түбән Уратма Мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара үтте.

     Авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин авыл халкын чын күңелдән бәйрәм белән тәбрикләде. Сәламәтлек, озын гомер шатлык һәм яхшы кәеф теләде. Түбән Кама муниципаль районы Советы депутаты Әнәс Миннәхмәтов, үз чиратында, авыл йөзьяшәрләрен котлады, авылның озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен зур рәхмәтен белдерде, мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны зур музыкаль программа белән сөендерде.

    Чара Әлмәт драма тетрының “ Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакле белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International