2016 елның 9 аенда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча статистик отчет

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

6нчы ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда артыграк. Нәтиҗәдә, 2016 елның 9 ае эчендә туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 9 052 актка күбрәк.

2016 елның 9 аенда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча вәкаләтле органнар тарафыннан 42 984 туу турында акт теркәлгән, бу 2015 елның шул аралыгы күрсәткече белән чагыштырганда 260 актка күбрәк (0,6%).

Аларның 22 161 - ир бала (51,5%), 20 823 – кыз бала (48,5%). Республиканың 459 гаиләсендә игезәкләр туды, ә 9 гаиләдә - өч игез балалар дөньяга килде (4се - Казанда, 2шәр - Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә, 1 - Әлмәттә).

Дәүләт тарафыннан башкарылучы балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар – яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча төрле программалар, ана (гаилә) капиталы үз нәтиҗәләрен бирә.

2016 елның 9 ае эчендә туган барлык балалар санының 17 104е (40%) - беренче, 19 274е (44,8%) - икенче, 5 221е (12%) - өченче, 1 385е (3,2%) - дүртенче һәм аннан соң булып туган.

Балаларга ата-аналары тарафыннан бирелгән исемнәрдән иң популяр булганнары: ир балалар өчен - Тимур, Әмир, Кәрим, Артём, Кирилл, Матвей, Егор, Максим, Камил, Александр; кыз балалар өчен – Ясминә, София, Әминә, Арина, Виктория, Ралина, Милана, Азалия, Алисә, Самира.

2016 елның 9 аенда 20 782 пар никахларын рәсмиләштергән. Бу 2015 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 2 919 парга кимрәк. Өйләнешүчеләрнең саны кимү бөтен Россия буенча күзәтелә. Бу 1990 елларда аз туган гражданнарның өйләнешү яшенә җитүе белән бәйле.

2016 елның 9 ае эчендә 10 108 никах өзү акты теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 2,6% күбрәк. Шуның белән бергә, соңгы 5-10 елда аерылышучылар саны буенча бу иң түбән күрсәткеч. Мисал өчен, 2006 елның 9 аенда 11 222 пар никахларын өзгән, ә 2013 елда - 11 329.

2016 елның 9 аенда 33 932  үлем турында акт теркәлгән, бу 2015 елның шул аралыгы күрсәткече белән чагыштырганда 4,3% азрак.

Казанда үлүчеләр саны 2015 елның 9 ае белән чагыштырганда 0,9% кимегән, Яр Чаллы шәһәрендә кимү дәрәҗәсе - 2,4%. Республика районнарында үлем турында актларны теркәү 6,2% кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International