Түбән Кама районы Югары Уратма авылында өлкәннәр көне

2016 елның 1 октябре, шимбә

     2016 елның 1 октяберендә Югары Уратма авылы мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара үтте.

    Тантана кысаларында алтын туйларын каршы алган Инсаф һәм Равилә Шакировлар, Сергей һәм Валентина Антоновлар, Василий һәм Рәисә Коәеевлар гаиләләрен хөрмәтләделәр.

   Макарово авыл җирлегенең башлыгы Татьяна Ладнушкина юбилярларга зур рәхмәтен белдерде, котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

     Әлеге чара “ Авыл таңнары” рус җыры ансамбле катнашында зур концерт белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International