2016 елның 1 октяберендә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Түбән Кама районы Гхат идарәсенең төп залында Анна Степановна һәм Аркадий Спиридонович Николаевлар гаиләсенең уртак тормышларының 65 яшьлек юбилей кичәсе үтте.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе, Ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов, Түбән Кама шәһәре Чәбья округы советы депутаты Илфар Хәлиуллин юбилярларны истәлекле вакыйга белән котладылар. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина ирле-хатынга рәхмәт сүзләре җиткереп, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры айдар Рәис улы Метшиннан котлау сүзләре һәм истәлекте бүләкләр тапшырды.
“ Тимер” туй – мөнәсәбәтләрнең ныклыгын, сабырлык һәм түземлекне исбатлый.
Аркадий Спиридонович һәм Анна Степановна, авыр вакытлар булуга карамастан, Бөек Ватан Сугышы елларында тудырган бик матур һәм тату гаиләне саклап калган пар. Мәхәббәт, татулык, ләззәт һәм иминлек аларның гомер юлдашлары.