“Көзге игелек атнасы”

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

2016 нчы елның 20 нче сентябрендә “Көзге игелек атнасында” Шәмәрдән авылы МБУДО МСЦ “Яшьлек” тә тәрбияләнүче балалар өчен спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде. Бу көнне балалар “Куңелле стартлар” бәйгесендә үзләренең көчләрен сынаштылар. Алар өчен төрле йөгерү эстафеталары,туп белән күнегүләр әзерләнгән иде. Ярышларда балаларның бер-берсенә карата булган үзара дус һәм тату мөнәсәбәтләрен күрү бик куандырды. Ярыш ахырында аларны призлар һәм бүләкләр көтте. Ә иң яшь тәрбияләнүчеләр белән “Игелек Портреты” дигән исем астында әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International