Түбән Кама никахлашу Сараеның беренче пары көмеш юбилейын билгеләп үтте

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

      2016 елның 21 сентяберендә Түбән Кама никахлашу Сарае үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм кысаларында ГХАТ идарәсе белгечләре Яббаровлар гаиләсен көмеш туйлары белән котладылар.

      25 ел элек, 1991 елның 21 сентябрь көнендә Илшат һәм Лилия Яббаровлар беренче булып, Түбән Каманың юбилейына бүләк итеп төзелгән уникаль архитектуралы никахлашу Сараенда никахларын рәсми рәвештә теркиләр.

      Никахлашу Сараеның хезмәткәрләре ир белән хатынга мәхәббәт, бер беренә ышаныч, исәнлек-саулык теләп, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшиннан котлау сүзләре, ГХАТ идарәсе Хөрмәт актын һәм символик бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International