Түбән Кама никахлашу Сарае көмеш юбилеен үткәрде

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

     2016 елның 21 сентябрь көнендә Түбән Кама шәһәренең никахлашу Сарае үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте.

    1991 елда, Яшьлек урамының 6б адресы буенча бердәнбер һәм кабатланмас, үзенчәлекле архитектуралы коралма ачыла. Әлеге коралма Түбән Каманың 25 еллыгына төзелгән бүләк була. Бәйрәм чарасы киң уздырыла. Шәһәрнең беренче затлары, төзүчеләр, Түбән Кама халкы алдында кызыл тасма киселә һәм яңа ЗАГС идарәсенең беренче мөдире Фирания Касимовна Кутдусовага символик ачкыч тапшырыла.

    Бүгенге көндә безнең никахлашу Сарае Түбән Каманың һәр гаиләсенең тарихына кереп калган. ГХАТ идарәсенең максаты – гаилә кыйммәтләрен популәрлаштыру һшм саклап калу, гөреф-гадәтләрне онытмау.

    Әлеге бинада никах теркәү, исем кушу, ярәшү тантаналары, конкурслар, җылы гаилә бәйрәмнәре һәм юбилейлар үткәрклә. 25 ел эчендә никахлашу сараенда 50 меңнән артык никах теркәлде, елына ике меңнән артык гаилә туа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International