Коррупциягә каршы көрәш

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча Комиссия утырышы узды.

Утырыш барышында комиссия тарафыннан түбәндәге сораулар каралды:

  1. 2016 елның 9 ае өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру буенча отчетны тыңлау.
  2. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү нәтиҗәләрен карау.
  3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә алганда һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүче затларның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирергә бурычлы вазыйфалар исемлеге буенча фикер алышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International