23 август конне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы Әхмәтшиннар гаиләсен Алтын туйлары белән котлады. Әхмәтшиннар гаиләсе кулга кул тотынып, кайгы-шатлыкны бүлешеп 50 ел гомер итәләр. Берсеннән-берсе тәрбияле өч бала үстергәннәр, оныклар тәрбияләүдә булышалар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Кукмара районының мактаулы юбилярлар китабына Әхмәтшиннарның да исемнәре кертелде.
Бу гаиләгә оныклары, оныкчыклары янында озын-озак бәхетле гомер итәргә язсын, аларга нык сәламәтлек телик. Һәр туар көн алар тормышында бүгенгедәй якты, бәйрәмчә булсын.