Ирле-хатынлы Акишиннарның алтын туйлары

2016 елның 27 августы, шимбә

2016 елның 27 августында Чистай шәһәрендә бик күркәм пар - Аклемя Асхатовна һәм Николай Васильевич Акишиннарны хөрмәтләделәр. Алар матур гаилә булып, бер- берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр!

Әлеге тантаналы көндә аларны алтын туйлары белән котларга якыннары һәм туганнары килде. Шулай ук әлеге күркәм бәйрәмнәре белән  ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова тәбрик итте.

Акишиннар мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар. Аларга “Совет да любовь” истәлек медальләре тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International