“50 ел гомер узган,ә тормыш юлы күз алданда”
Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзэл Амирова, бергә 50 ел гомер иткән Васильев Иван һәм Наилә Миннегалиевнаны котларга барды.
50 ел-алтын туй-бу гаилә төзү мөнәсәбәтләренең күрсәткече һәм нәтиҗәсе.
Васильевлар гаиләсе үткэн елларын искә төшереп,хәтирәләрен янартырга булдылар. Ә бу болай иде:Наилә Миннегалиевна кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган. 1964 елны Казан пединститутын тәмамлап, Әлмәт шәһәренә кичке мәктәпкә физика фәнен укытырга кайта. Иван шул вакытта яшь укытучыны күреп, шунда ук танышырга була. Иван ул вакытта “Нефтяник” совхозында техника куркынычсызлыгы инженеры булып эшләгән. 1966 елның 27 августанда тыйнак кына туй үткәрәләр. 1967 елда Васильевлар гаиләсендә кызлары Лилия һәм 1971 елда малайлары Рафаэль дөньяга киләләр. Лилия Ленинград шәһәренә укырга китә һәм шунда кияүгә чыга. Рафаэль самолетта очучылар училищасына укырга керә, аны тәмамлый, өйләнә һәм оныклары Роман туа. 2001 елда кызганычка каршы Васильевлар гаиләсе куркыныч хәбәр алалар, аларнын малайлары Рафаэль Иван улы куркынычсызлык һәм батырлык күрсәтеп, сугышчан биремен үтәп Чечня шәһәрендә һәләк була.Шундый зур кайгылар күреп, кинәт сәламәтлекләрен какшауга карамастан, бу гаилә бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсен кайгыртып яшәргә тырышалар. Бүгенге көндә Иван бабай белән Наилә әби үзләренең дүрт оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Үзенең 85 яшенә карамастан, Иван Петрович кулына баян алып, тормыш иптәшенең күңелен күрергә тырыша.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Васильевлар гаиләсенә чәчәкләр, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.