Азнакай шәһәрендә 200 нче пар, Айдар һәм Динара Хакимовлар гаиләсе, законлы рәвештә теркәлде. Җиңү паркында урнашкан гаилә скульптурасы янында, традиция буенча район башлыгы Марсель Шәйдуллин бу яшь парны котлап китте. Аның котлауларына Дәүләт думасына депутатлыкка кандидат булган Ринат Хайров һәм аларның эш урыннарыннан килгән вәкилләр дә кушылды.