Кайбыч районы социаль яклау бүлеге белән ЗАГС бүлеге берлектә уздырган чираттагы түгәрәк өстәл артында сөйләшү яшь әти-әниләрнең сорауларына җавап бирү максатында оештырылган иде. Бу очрашуда 9 гаилә катнашты. Очрашу барышында әти-әниләргә баланың беренче документы - туу таныклыгын алу тәртибе, баланы прописка буенча теркәү, әниләргә декрет һәм ай саен түләнә торган акчаларны алу тәртибе белән таныштырдылар.