Әлмәт муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга булышабыз” хәйрия акциясе

2016 елның 23 августы, сишәмбе

          Әлмәт муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга булышабыз” хәйрия акциясе дәвам итә. Шуны әйтәсе килә, бу ел Әлмәт муниципаль районында 2735 укучы мәктәпкә бара.

          Бу акция мәктәпкә баручы күп балалы, хәлләреннән килми торган гаиләләргә ярдәм итү йөзенән үткәрелә. Беренче класска баручы укучыларның бәйрәмнәре онытылмас көнгә әверелсен өчен, ярдәм итәргә бик куп кешеләр теләк белдерделәр. Әлмәт шәһәрендә никахлаша торган, яшь парлар да, бу акциядә катнашмый калмадылар. Алар төрле мәктәп кирәк – яракларын алып килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International