Баулы ГХАТ бүлегендә 250 нче бала теркәлде. Ул Эльвира һәм Александр гаиләсендә туган ир бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Кирилл дигән исем бирделәр. Кирилл гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килде.
Бүген шулай ук Вадим һәм Алина Хисамутдиновлар гаиләсендә беренче булып туган Даниил, Фидан һәм Лилия Гараевлар гаиләсендә икенче булып туган Каюм исемле балалар да теркәлде. Ә Айрат һәм Алина Идрисовлар гаиләсе күп балалы гаилә статусын алды, аларның өченчегә Айбулат исемле уллары туды.
Ихлас күңелдән бәхетле гаиләләрне котлыйбыз, балаларының сәламәт, акыллы булып үсүләрен телибез!