Түбән Кама районының Кама Аланы поселогында бәйрәм.

2016 елның 27 августы, шимбә

     2016 елның 27 август көнендә Түбән Кама районы Кама Аланы поселогында поселыкның 34 еллык туган көненә багышланган массакүләм күңел ачулар узды.

        Утыз ел элек зур төзелешкә старт бирелә, һәм кыска вакыт эчендә төзүчеләр һәм татар атом станөиясе хезмәткәрләре өчен билгеләнгән тулы бер җирлек төзелә.

         Бәйрәм көне үзенчәлекле концерт, спорт һәм күңел ачу программалары белән тулы иде.  Кама Аланының иң кечкенә яшәүчеләре дә игътибарсыз калмады. Һәръелгы “ мәктәпкә җыенырга ярдәм ит “ акциясе кысаларында депутатлар һәм поселок эшкуарлары беренче сыйныф укучыларын якынлашып килүче уку елы белән котлап, аларга дәреслекләр һәм букчалар тапшырдылар.

       Бәйрәм ахырында быел энҗе һәм коралл туйларын каршы алган юбилярларны, поселокның туган көнендә никахларын рәсмиләштергән яшь парларны тәбрикләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International