"Юнона" Гаилә коручылар мәктәбе"

2016 елның 27 августы, шимбә

     "Эйдос" психолого-педагогик үзәге  хезмәткәрләре белән берлектә 27 августта Түбән Кама ГХАТ идарәсендә  гаилә коручылар мәктәбенең чираттагы укулары узды. Үзәкнең директоры Екатерина Юртаева яшь парларга гаилә кору нигезләре, гаилә бюджетын дөрес бүлү серләре, акча низагларыннан чыгу юлларын төшендерде. Психолог буларак, социаль челтәрләрнең гаилә коручы  парларга ничек тәэсир итенә басым ясады. Утырыш ахырында гаилә корырга әзерләнүчеләр "без бер-беребезне ни дәрәҗәдә яхшы беләбез?" дигән сорауга җавап табып, психологик тест-тренинг үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International