Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

      2016 нчы елның 18 нче августында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

      Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

-      үтәлеш дисципланасы;

-       гражданлык хәле актларын теркәү турында статистика хисапларын формалаштыру;

-       2016 нчы елның июль аена гражданлык хәле актларын теркәү буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге;

-       гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын кәгазь һәм электрон формада тәңгәл китерүне тәэмин итү;

-       Татарстан Республикасы АИС ЗАГС системасы чаралары белән автоматлаштырылган контроль;

-       Күпфункцияле үзәк базаларында, сәламәтлек саклау оешмаларында һәм электрон рәвештә ГХАТ дәүләт хезмәтен тәкъдим итү формалары;

-       ТР ГХАТ органнары эшчәнлегенең мониторинг системасы күрсәткечләре һәм кертелгән үзгәрешләр нигезендә республикасы муниципаль берәмлекләренең рейтингын формалаштыру;

-       Татарстан Республикасы Президенты һәм аның хатыны исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесен оештыру һәм үткәрү;

-       ТР ГХАТ органнары базасында аерылышырга карар кылган парларга консультация күрсәтүче психологик хезмәтләргә ярдәм итү;

-       ГХАТ органнары официаль сайтларында яңалыклар чыгару;

-       һәм башка сораулар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International