Апаслылар ана капиталын бәрәкәтле тоталар

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Моннан нәкъ 1 ел элек төзелеп, файдалануга тапшырылган купшы ЗАГС бинасының никахны теркәү  залында быел икенче сабыйлары туган бәхетле әни-бәбиләргә 4 августта унберенче тапкыр Ана капиталы сертификаты тапшырылды.

Район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов белдерүенчә, соңгы 1 елда яңа бинада тантаналы итеп 115 әнигә Ана капиталы сертификаты тапшырылган. Һәр тапшыру – апаслылар өчен бәйрәм төсмере ала. Бу шатлыклы мизгелләре белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.И.Насыйбуллина, Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе И.И.Вәлиәхмәтов уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International