Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең документларны формалаштыру, исәпкә алу, саклау һәм бирү бүлеге тарафыннан 2016 елның 7 аенда төрле учреждениеләр, ведомстволар, гражданнардан гражданлык хәле актлары буенча белешмәләрнең булу яки булмавы турында 2229 мөрәҗәгать кабул ителеп эшкәртелде.
Акт язмаларының икенче экземплярлары буенча гражданлык хәле актларын теркәү турында 800 дән артык раслаучы документ бирелде (гражданлык хәле актларын теркәү турында кабат таныклыклар (белешмәләр), гражданлык хәле актлары булмавы турында хәбәрнамәләр).
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре, нигездә, 1923-1935 елларда төзелгән туу һәм язылышу турында актларга, шул исәптән гарәп һәм латин графикасы белән төзелгән актларга кагыла.
Шулай ук 660 гражданлык хәле актларын теркәү турындагы документларга апостиль куелды. Мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан апостиль куйдырту өчен 1 млн. 650 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләнде.