Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге ярдәме белән оештырылган хатын-кыз матурлыгы флешмобы узды. Мондый чара инде дүртенче тапкыр үткәрелде. Яңгыр явуга карамастан, гүзәл зат ияләре ГХАТ бүлеге каршындагы мәйданга җыелды. Алар ял һәм мәдәният паркына кадәр барып, юлда очраган һәр хатын-кызга кечкенә бүләкләр тапшырды. Флешмобта катнашучылар арасында исә конкурслар, фотосессия үткәрелде, аларга бүләкләр, сертификатлар тапшырылды. Чара бик матур һәм бәйрәм рухында узды.