2016 елның 19 июль көнендә Актлар теркәү идәрәсе белгечләре Кузнецовлар гаиләсен Зөбәрҗәт туйлары белән котлады. Нәкъ 55 ел элек, эле төзелеп кенә килүче, Түбән Кама пөселогында мөһим һәм әһәмиятле вакыйга уза. 1961 елның 19 июль көнендә безнең төзелеп килгән шәһәрдә беренче законлы никах теркәлә.
“55 ел эчендә без бер дә талашмадык. Мин аны бик яратам, хөрмәт итәм. Шулай тагын озык еллар бергә яшәргә язсын иде безгә “– ди Николай Федорович.
Галина Николаевна һәм Николай Федорович сәләмәтлекләре аркасында Актлар теркәү идәрәсенә узләре килә алмады. Шул сәбәпле ЗАГС идәрәсе белгечләре өйләренә килеп, туган-тумачалары алдында юбилярларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшиннан котлау сүзләре, Актлар теркәү идәрәсеннән Мактаулы акт һәм бүләкләр тапшырдылар.