Түбән Кама муниципаль районы актлар теркәү идәрәсендә шәһәребезнең беренче итеп теркәлгән баласын 55 еллык юбилее белән котладылар.

2016 елның 19 июле, сишәмбе

      2016 елның 19 июль көнендә Түбән Кама никахлашу Сарае мәхәбәт залында, шәһәребездә беренче туган баланы хөрмәтләү кичәсе узды. Беренче акт язмасы 1961 елның 19июль көнендә теркәлә. Әлеге язманың иясе – Сергей Шумский.

      Чакырылган кунаклар арасында Актлар теркәү идәрәсенең беренче җитәкчесе Нина Тарасова да бар иде. Нәкъ менә ул 55 ел элек Түбән Каманың беренче баласын теркәгән. “Ярты гасыр узгач, тагын күрешергә насыйп булды. Мин бик шат, үз улымны күргәндәй булдым – ди Нина Николаевна – әти-әниләрен дә беләм, бик игелекле кешеләр иде, менә хәзер Сергей белән дә таныштым”.

      Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, “Түбән Кама Хатын- кызлары” иҗтимагый оешма рәисе Элвира Долотказина юбилярны котлады һәм бүләкләр тапшырды.

     Бәйрәм барышында “Түбән Кама йолдызлары” дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде. Әлеге язмада кечкенә Сергейның теркәлү тантанасы, сабый, бала-чагы күрсәтелә.

      Актлар теркәү идәрәсенең җитәкчесе Бэлла Махотина үз чиратында Сергей Шумскийга ныклы сәләмәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, җылылык теләде һәм 55 ел элек теркәлгән акт язмасының күчермәсе белән бүләкләде.

     Бүгенге көндә ГХАТ идәрәсе архивында башы белән нигезгә кергән, 2000 нән артык китап, алар эчендә 500 миллионнан артык акт язмалары саклана.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International