Шушы көннәрдә Күлле бистәсендә Җиһаншиннар Нуриәхмәт Мөбәракша улы һәм Рауза Гайнулла кызы гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте.
Гаилә башлыгы озак еллар тезелеш оешмаларында прораб булып эшләде, уңышлы эшләре өчен күп бүләк иясе. Рауза Гайнулла кызы торак идарәсендә комендант вазифаларын башкарды. Уллары Әсхат фермерлык хуҗалыгын җитәкли, Семиозерка авыл җирлегенен депутаты.
Җиһаншиннар авылдашлары арасында зур абруйга лаек гаилә.