Никита һәм Алина Алмаевларның яшь гаиләсендә 2016 елның 5 июлендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның кызлары туды, аңа Ульяна дип бик матур исем куштылар. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 500нче бала булды.Туу турында таныклык тапшырганда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ихлас күңелләреннән бәхетле әнине кызлары туу белән тәбрик иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр.