Тормыш итүләренә 45 ел

2016 елның 19 июле, сишәмбе

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ТР Лениногорск районы Ивановка авылы җирлеге башкарма комитеты барлык авыл халкын һәм 12 июль көнендә үзләренең тормыш итүләренә 45 ел тулу уңаен үткәрүче гаилә – Фомин Иван Василий улы белән Людмила Сергей кызын гаилә бәйрәме белән котлады. Инде сигезенче сыйныфтан башланган дуслык зур мәхәббәткә әверелеп бу гаиләгә бәхет кенә китереп тора. Аларның ике балалары һәм дүрт оныгы бар. Бу гаиләгә исәнлек-саулык, озын һәм тыныч гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International