Тәтеш районында игезәкләр туды

2016 елның 19 июле, сишәмбе

2016 елның 19 июлендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә районыбызда 3нче пар игезәкләр тууы теркәлде. Игезәкләрнең әнисе Тәтеш шәһәрендә яшәүче Венера Маямсина.    7 нче июль  көнне 23.16 һәм 23.26 сәгатьтә дөньяга аваз салган сабыйларга әти-әнисе Әминә һәм Гөлназ дип исем бирделәр.

 Без чын күңелебездән сабыйларның әти-әнисен әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз һәм сабыйларның исән-сау һәм бәхетле булып үсүләрен телибез.

Районда ел башыннан 111 баланың тууы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International