Буа районы ЗАГС бүлегендә 2016 нче елның 19 июль көнендә 200-нчы баланы очрагын теркәделәр. Бәхетле әти-әниләр Кабиров Айдар һәм Ильвира – Лея Айдар кызы исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шагалиева Эльвира Радик кызы яшь парны 1 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларың сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - диде ул.