Түбән Кама муниципаль районының атаклы гаиләләре “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек булдылдылар

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

     8 июль көнне бөтен Рәсәй халкы әле яшь булуына карамастан күпләрнең мәхәббәтен яуларга өлгергән “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнен билгеләп үтте. Ел артыннан ел әлеге бәйрәм киң колач җәеп бара һәм бугенге көндә Рәсәй генә тугел, читтәш дәүләтләр дә аны игътибарсыз калдырмый. Дөреслектә дә дәуләтнең нигез ташлары нәкъ менә гаиләдән гыйбәрәт.

    Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсе белән оештырылган бәйгедә Исаевлар, Зигангареевлар, Муратовлар, Моржинлылар һәм Ахметзяновлар гаиләләре җиңеп чыга. Нәкъ менә шушы урнәк биш гаилә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнә.

    Бу гаиләләрнең һәрберсе үзенә генә хас булган сыйфатларга ия. Алар арасында энергетиклар, врачлар, спортчылар һәм хәтта иҗат кешеләре дә бар. Ләкин кем генә булсалар да барсын бер эйбер - гаилә берләштерә.

      Михаил Иванович белән Галина Порфирьевна Исаевларның бергә тормыш итүләренә 60 елдан артык вакыт үткән. Алар “сугыш балалары” булуларына карамастан тормышка җылы караш һәм мәхәббәт үрнәге булып торалар. Бүгенге көндә Исаевлар яшәу мәгънәсен балаларда гына тугел, ә оныкларда һәм оныкчыкларда да табалар. Исаевлар яшь буын өчен үрнәк күрсәтеп әле хәзер дә актив тормыш алып баралар, шәһәребезнең күп кенә чараларында катнашалар.

    Тумышлары белән Кукмара районыннан булган Зигангареевлар гаиләсе 60 нчы елның башларында Түбән Кама поселогына кучеп киләләр. Зигангареевлар гаиләсенең медицина өлкәсендә эшләвенең гомуми стажы 102 ел тәшкил итә. Галимҗан Фатхулбаянович һәм Гадилә Зиннатуловна мәхәббәт һәм татулыкта 50 дән артык ел гомер кичерәләр. Зигангареевлар - фидакарь хезмәтләре белән Түбән Кама медицина җәмәгатьчелегенең ышанычын һәм рәхмәтен яулаган кешеләр.

     Күп балалы Муратовлар гаиләсе 1972 елдан башлап Түбән Кама муниципаль районының Олы Афанас авылында гомер итәләр. Муратовлар гаиләсе балаларга, тормыш иптәшенә мәхәббәт белән сугарылган. Сәетгали Хәдиевич Һәм Рәйсә Әгълиевна барлык тормышларын бәхетле, үрнәк гаилә булдыруга багышлыйлар. Үзләре эш белән мәшгүль булганда да гаилә аларның йөрәк түрендә тиешле урынын алган.

     Нәкъ менә 51 ел элек Уруссу шәһәрендә Николай Сергеевич һәм Ирма Романовна Моржинлылар ике тормыш юлын бер итеп үз гаиләләрен төзиләр. Ничәмә-ничә еллар узуына карамастан бер-береңә мәхәббәт һәм хөрмәт эле дә аларның гаиләләре белән янәшә атлый. 70 нче елның башында Николай Сергеевич белән Ирма Романовна хәзер инде алар өчен якын һәм кадерле булган Түбән Кама шәһәренә күчеп киләләр. Шул вакыттан алып шәһәребезне спорт өлкәсендә үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен кертүгә күп көч түгәләр.

     Күптән түгел Әхмәтҗановлар гаиләсе бергә тормыш итүләренең 40 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Узган гомер эчендә Гөлүсә Нәҗиповна белән Рәфгәт Мөхтәрович нәкъ менә бер бөтендәй хәтта күз карашыннан аңлап тату гомер кичерәләр. Әле яңарак Әхмәтҗановлар Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсе белән оештырылган “Гаилә альбомы – шәҗәрәнең асыл ташы” дип исемләнгән чарада катнаштылар.  Бит чыннан да әлеге гаилә традицияләре, күңел байлыгы белән көчле.

     Гаиләдә мәхәббәт учагын сундермәү, бер-береңә булган хөрмәтне, мәрхәмәтне еллар аша югалтмау бик нык зур ихтыяр көче һәм тырышлык таләп итә. Алдагы юлларда искә алынган биш гаилә шуңа үрнәк. Хөрмәтле медалистлар, без барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Узган еллар сезгә бары тик яшәү дәрте, сүрелмәс көч һәм куанычлар гына өстәсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International