24 нче июль көнне «Казан» гаилә үзәге янында грандиоз рәвештә футбол клубының фанфесты узачак.

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

«Рубин» командасы төп яңа тренерын Хави Грасиа һәм яңа уйнаучыларны таныштырачак. Бәйрәм 17:00 сәгатьтә башлана. Фестиваль кунакларын күңел ачу программасы көтәчәк. «Рубин» җанатарлары Казан рок-команда чыгышларын тыңлый алалар. Шулай ук фестиваль программасында барабанщиклар шоусы, шәһәрнең иң яхшы бию коллективының номерлары, брейкдансерлар һәм футбол  фристайлерларның чыгышлары көтә. «Рубин» фанатлары өчен лотерея үткәреләчәк. Теләүчеләр автограф һәм «Рубин» уенчысы белән фотога төшә алачаклар. «Рубин»ның гимнын ВИА «Волга-Волга» музыкантларының башкаруы һәм бәйрәм салюты белән тәмамлана. Керү ирекле. Казан мэры Илсур Метшин булачак, сез дә рәхим итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International