"Казан" гаилә Үзәгендә яшь гражданнарга төп документ - Россия паспортларын тапшыру тантанасы үтте

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Бу көнне күптән түгел генә 14 яше тулган җиде укучы беренче паспортка ия булды.

Чараның мөхтәрәм кунаклары - Казан шәһәр Думасында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы, 7-нче номерлы балалар сырхауханәсе баш табибы Таиса Мирзахан кызы Чернова һәм Казан шәһәр Думасы депутаты, КФУның юридик факультеты деканы Лилия Тәлгать кызы Бакулина булдылар. Таиса Мирзахановна һәм Лилия Тәлгатовна егетләрне һәм кызларны тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котлап  тормыш юлын лаеклы узуларын теләделәр.

Тантанада Россиянең Федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү районы буенча бүлек башлыгы урынбасары Илфир Сабирҗанов катнашты.

Һәр яшь катнашучыга истәлеккә паспорт белән бергә Татарстан Республикасы Конституциясенең эземплярлары тапшырылды.

Без яшьләргә бөек илнең лаеклы гражданнары булуларын һәм традицияләрне саклап, горурланып яшәүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International