Казанга эш визиты белән Воронеж өлкәсендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Зражевская һәм Воронеж өлкәсе ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Марина Севергина килеп китте. Казан шәһәренә килүнең төп максаты - Татарстан коллегаларының эш тәҗрибәсе белән танышу, шулай ук социаль әһәмиятле учреждениеләрдә булу. Аерым алганда, кичә, 9 февральдә делегация Иннополис шәһәрендә булды.
Татарстан белән танышу кысаларында бүген, 10 февральдә, "Казан" гаилә үзәген, "Майский" агрокомбинатын карау планлаштырылган. Шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратының һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең эшчәнлеге белән танышу каралган.