Саба районы Шәмәрдәндә яшәүче Анастасия Степановна Егоровага – 90 яшь

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

 2016 елда районның  иң өлкән  кешеләре  исемлегенә Шәмәрдәндә яшәүче Анастасия  Степановна Егорова беренчеләрдән булып  керде. Ветеранга 2 гыйнварда  90 яшь тулды. Анастасия  Степановнаны олы юбилее белән Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты җитәкчесе урынбасары  Таһир Шәрәфиев, социаль  яклау  бүлеге начальнигы  Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл  җирлеге  башлыгы  Айдар Гәрәев тәбрикләде. Россия Президенты В.Путинның 90, 95, 100  яшьлекләргә бирелә торган Котлавын алган ветеран әле дә  күзлексез генә газета укый, кызлары белән кесә телефоныннан  сөйләшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International