«Ныклы гаилә» федераль партия проекты һәм «Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» бәйрәме кысаларында, Балык Бистәсе районының Анатыш авылында гаиләләрне бүләкләү тантанасы булды.
Җәббаровлар, бертуган Талаковлар, Фадеевлар, Серебряковлар һәм Назаровлар гаиләләре - аларны үрнәк гаиләләр, чөнки алар озак еллар бер-берсенә карата ярату һәм ихтирам хисләрен күтәреп, балаларын лаеклы тәрбияли һәм аларга дөрес гаилә кыйммәтләрен сеңдерә алганнар.
Чара гаилә хроникасыннан фотосурәтләр күрсәтүдән башланды. Гаиләләр адресына җылы һәм ихлас котлау сүзләре, күңелгә үтеп керерлек җырлар һәм көчле алкышлар яңгырады.
"Сезнең парлар – өй җылысын саклауның, балалар тәрбияләүнең һәм фидакарь хезмәт итүнең лаеклы үрнәге. Мин сезнең өйләрегезгә чын күңелдән җылылык һәм рәхәтлек телим, анда беркайчан да балалар көлүе тынмасын. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт гомерлек юлдаш булсын. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!" - дип мөрәҗәгать итте Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова.
Шулай ук Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев тәбрикләү сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте.