Журналистлар – гаилә кыйммәтләрен ныгытуда алгы сафта

2026 елның 21 июле, сишәмбе

Актаныш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек алып барган журналистларның хезмәтен югары бәяләде. Гөлфинә Баян кызы матбугат көне уңаеннан район башлыгы белән очрашуда катнашты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Әхмәтова Эльвира Фәнисовнаның  рәхмәт хатларын тапшырды. Гаилә кыйммәтләренә багышланган чараларны яктыртуда һәм гаиләдәге тәрбия эшен хуплау юнәлешендәге актив эшчәнлекләре өчен  «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ» сайт редакторы Ләйсән Газизова, «Актаныш-информ» директорының телевидение буенча урынбасары Регина Сәлахова, «Актаныш-информ» директорының радио буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова, «Актаныш-ФМ» радиосы диктор-корреспонденты Фәния Рәшитова, «Актаныш таңнары» газетасының җаваплы редакторы Филиза Гомәрова рәхмәт кәгазе белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International