Мамадыш ГХАТ бүлегенең Тантаналар сараенда «Барысы да Питраудан башлана» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Ир белән хатынны ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Шәфиева һәм «ТАТМЕДИА» АҖнең «Мамадыш-информ» филиалы җитәкчесе Светлана Ханова котладылар. Һәр гаилә җиңүче кубогын һәм истәлекле бүләк алды.
Фотоконкурсны оештыручылар җиңүчеләргә катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр, гаилә конкурсларының кыйммәтен һәм традицияләргә иҗади карашларын ассызыкладылар.
Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр булып түбәндәге катнашучылар танылды:
Беренче урында-8 нче гаилә: Галиевлар Ришат һәм Гөлүзәм (289 тавыш);
Икенче урында-11 нче гаилә: Мотыйгуллиннар Илнар һәм Гөлназ (170 тавыш);
Өченче урында-2 нче гаилә: Җиһангараевлар Ренат һәм Зөлфия (131 тавыш).